Россиянең һәм Татарстанның халык артисты, якташыбыз Наил Шәйхетдинов белән хушлаштык
Якташыбыз, Россиянең һәм Татарстанның халык артисты, мәшһүр артист Наил Шәмсетдин улы Шәйхетдинов вафат булды. Аны бүген Казанда җирләделәр.
Лашман авылында 1941 елның 1 мартында дөньяга килгән Наил Шәйхетдинов 50 ел гомерен сәхнәгә, тамашачыга багышлады, үзен таныта, хөрмәт яулый алды. Образларны гади, ихлас, рольгә кереп уйнады. "Хаҗи әфәнде өйләнә", "Хуҗа Насретдин",...