Чирмешәнлеләр күбрәк эчә башлаган
Узган сигез айда район кибетләре 10,5 мең декалитр аракы саткан. Инде яхшымы, начармы, былтыргы шул чор белән чагыштырганда, бу 22 процентка күбрәк (республика буенча - 2 процентка).
Бүген районда 63 сәүдә ноктасы алкоголь продукциясе сата, аларның моңа рөхсәт лицензиясе бар. Җан башына бүлгәндә, иң күп аракыны Бәркәтә кибетләрендә, Күтәмәдә, Чирмешәндә...