Яшәүче ветераны Хәниф Сөләйманов 80 еллык тальянда уйный
Яшәүче авылында гомер итүче сугыш ветераны Хәниф Сөләйманов 1 май көнне 90 яшьлек юбилеен билгеләп үтте.
Хәниф абыйның туган көненә байтак халык җыелган. Балалары, оныклары, оныкчыклары кайткан. Юбиляр да әле, күз тимәсен, Аллага шөкер, аякта йөреп тора. Соңгы вакыттта күзләре генә начар күрә башлады, дип зар белдерде. Ләкин бүген аның...