Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Спорт

Әйдә , киттек, волейболга

Волейбол уйнарга яратучылар өчен хәзер Чирмешәндә берничә мәйданчык бар. -Чирмешән елгасы ярындагы пляжда гына да дүрт волейбол мәйданчыгы ясалды,- ди спорт һәм яшьләр буенча бүлек начальнигы Рәмзия Долгополова.-Шулай ук стадионда, "Кояшлы" ял лагерында һәм район үзәгендәге Газиззуллин урамында да волейбол мәйданчыклары барлыкка килде. Бу эшне балалар һәм яшүсмерләр спорт мәктәбе...

Волейбол уйнарга яратучылар өчен хәзер Чирмешәндә берничә мәйданчык бар.


-Чирмешән елгасы ярындагы пляжда гына да дүрт волейбол мәйданчыгы ясалды,- ди спорт һәм яшьләр буенча бүлек начальнигы Рәмзия Долгополова.-Шулай ук стадионда, "Кояшлы" ял лагерында һәм район үзәгендәге Газиззуллин урамында да волейбол мәйданчыклары барлыкка килде.

Бу эшне балалар һәм яшүсмерләр спорт мәктәбе тренерлары, физкультура укытучылары, физкультура-сәламәтләндерү комплексы хезмәткәрләре көче белән башкарып чыкканнар.

Рәмзия Долгополова әйтүенчә, волейбол, футбол мәйданчыклары район үзәгендә генә түгел, ә авылларда да ясалырга тиеш. Бу эш зур чыгымнар сорамый, ә файдасы күп.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: undefined спорт