Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Спорт

Ульяновкалыларга тиңнәр булмады

"Татарстанның чаңгы юлы - 2012" чаңгы ярышларында, ул ил күләмендә үткәрелде, безнең районда 226 кеше көч сынашты. Җанатарларны да санасак, Чирмешәндә, элеккеге аэропорт урынында 500гә якын кеше җыелды. Ярышларны муниципаль район башлыгы Нурхамәт Хәмидуллин ачып җибәрде һәм спорт сөючеләргә уңышлар теләде. Чаңгы ярышлары районда еш уза. Аларда катнашучыларның елдан -...

"Татарстанның чаңгы юлы - 2012" чаңгы ярышларында, ул ил күләмендә үткәрелде, безнең районда 226 кеше көч сынашты. Җанатарларны да санасак, Чирмешәндә, элеккеге аэропорт урынында 500гә якын кеше җыелды.


Ярышларны муниципаль район башлыгы Нурхамәт Хәмидуллин ачып җибәрде һәм спорт сөючеләргә уңышлар теләде.

Чаңгы ярышлары районда еш уза. Аларда катнашучыларның елдан - ел остара баруын күрми мөмкин түгел.

Хәзер безнең район спортчылары да стартка махсус чаңгычылар киемнәреннән һәм яхшы чаңгыларда чыгалар. Якташларыбыз арасында әлеге спорт төрен аеруча үз итүчеләр бар. Кайберәүләр ярышларга үз оешмаларының данын якларга килгәннәр. Аларның девизы: "иң мөһиме - җиңү түгел, ә катнашу!" иде.

Иң элек стартка 9 - 11 яшьлекләр чыкты. Бу төркемдә Ульяновкадан Евгений Рыбкин финишка беренче булып килде. Кызлар арасында җиңүче Светлана Григорьева да шул ук авылдан. Гомумән, Ульяновка спортчылары әлеге ярышларда иң күп призлы урыннар яуладылар. Әлеге авыл җирлеге командасы биредә иң зур составлы иде.

12 - 14 яшьлекләр арасында да беренчелекне Ульяновка чаңгычылары Петр Рыбкин һәм Вероника Сафроновалар яулады.

15 - 17 яшьлекләрдән дә ульяновкалыларга тиңнәр булмады. Иван Владимиров һәм Анна Тимирясова финишка беренче килделәр.

18 - 29 яшьлекләр арасында Лашманнан Динар Вәлиуллинны беркем дә уза алмады, ә кызлардан җиңүче кабат Ульяновкадан - Ольга Малая.

30 - 39 яшьлекләр арасында - һөнәри спортчылар Петр Захаров (балалар - яшүсмерләр спорт мәктәбе) һәм Марина Колесникова (Иске Элмәле) беренчеләр.

40 - 49 яшьлекләр арасында Ульяновкадан Петр Рыбкин һәм Иске Элмәледән Татьяна Шерматова үзләренең иң көчле икәнлекләрен дәлилли алдылар, финишка беренче килделәр.

50 яшьтән өлкәнрәкләр арасында чаңгы юлына басучылар шулай ук күп иде. Әмма безнең район ярышларында даими катнашучылар: Канаштан ирле - хатынлы Епифановлар беренчелекне беркемгә дә бирмәделәр.

Вип - узышлар чаңгы ярышларын күзәтүчеләрдә аеруча зур кызыксыну уята. Быел чаңгы юлына уннан артык учреждение, оешма җитәкчеләре чыкты. Алар арасында Түбән Кәминкә мәктәбе директоры Әхтәм Мусин һәм муниципаль район башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Светлана Әхтәмовага тиңнәр булмады.

Призлы урыннар яулаучыларга Дипломнар һәм беренче алты урын алучыларга истәлек бүләкләре тапшырдылар. Әлеге зур ярышта барлыгы 27 команда катнашты. Аеруча Ульяновка, Иске Элмәле авыл җирлекләре, Лашман, 1нче һәм 2нче Чирмешән урта мәктәпләре, лицей, кадет мәктәп - интернаты, 106нчы һөнәр училищесы, район үзәк больницасы, эчке эшләр бүлеге коллективлары мактауга лаек.

Гөлсирә Шәрифуллина.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: чаңгы ярышларында,