Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Спорт

Туймәттә шугалак буш тормый

Туймәттә быел гына төзелеп, тантаналы шартларда ишеген ачкан хоккей мәйданчыгыннан кеше өзелми. Мәктәп укучылары тимераякта шуарга килсә, әби-бабайлар, әти-әниләр аларга көч биреп тора. Шугалакка авыл җирлеге башлыгы Айдар Кәримов җитәкчелегендә авылның ир-егетләре боз катырган. Мәйданчыкны карап, кардан чистартып тору мәктәп коллективына йөкләнгән. Дөрес, авыл җирлеге Советы да ярдәм итә. -2000-2002...

Туймәттә быел гына төзелеп, тантаналы шартларда ишеген ачкан хоккей мәйданчыгыннан кеше өзелми. Мәктәп укучылары тимераякта шуарга килсә, әби-бабайлар, әти-әниләр аларга көч биреп тора.

Шугалакка авыл җирлеге башлыгы Айдар Кәримов җитәкчелегендә авылның ир-егетләре боз катырган. Мәйданчыкны карап, кардан чистартып тору мәктәп коллективына йөкләнгән. Дөрес, авыл җирлеге Советы да ярдәм итә.
-2000-2002 елгы малайлардан ике команда тупладык, алар махсус киемнәр, тимераяклар, кәшәкәләр белән тәэмин ителгән,- ди мәктәп директоры Рәзилә Шәрифуллина. - Һәр атнаның дүшәмбе, чәршәмбе, җомга көннәрендә кичен алар күнегүләргә җыелалар, уеннарга әзерләнәләр. Малайлар физкультура укытучылары күзәтүе астында уйныйлар. Ә калган көннәрдә ирекле шуулар оештырыла.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: хоккей боз Туймәт авылы. физкультура шугалак