Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

16+
Рус Тат
Спорт

Сосновкада пневматик коралдан атып та ярыштылар

8 Март — Халыкара хатын-кызлар көнендә Сосновка авылында чаңгы узышлары һәм пневматик коралдан ату ярышлары узды.

Бәйгедә Тольятти, Аксубай, Нурлат, Чистай, Алексеевский, Челно-Вершины, Шентала, Түбән Кама, Яр Чаллы, Чирмешән районнарыннан 150 спортчы катнашты. Иң кечкенә спортчы – 3 яшьлек Валерия Макарова һәм 6 яшьлек Айзат Хәйдәров. Иң өлкәннәр – 69 яшьлек Валентина Епифанова һәм 81 яшьлек Николай Марков.

Төп оештыручыларның берсе - Ульяновка мәктәбе директоры, үзе дә спортчы Андриян Тимирясов. Ул 38 ел дәвамында укучыларында спортка мәхәббәт тәрбияли.

Балалар бакчаларында тәрбияләнүчеләр башлап җибәргән ярышларны чаңгы узышлары ветераннары төгәлләде. Призлардан тыш, финишта барлык катнашучыларны татлы тәм-том һәм кайнар чәй белән сыйладылар.

"Өч нарат" ярышларында катнашучылар баш өсләрендә "Спасибо, мама!" дигән бердәм картинага салынган фрагментларны күтәрделәр, бу сүзләр белән әниләргә мәхәббәтләрен, рәхмәтләрен белдерделәр.

фото: Ольга и Петр Лукины

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен Телеграм каналында һәм МАХ мессенджеренда иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Галерея

Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев