Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

16+
Рус Тат
Спорт

Лашманда узган “Кама арты Кубогы”ның төп бүләген Җәлил йөзүчеләре алып китте

Лашман урта мәктәбе бассейнында Чирмешән районының беренче башлыгы Минсәгыйть Шакиров истәлегенә йөзү ярышлары үтте. “Кама арты Кубогы” бәйгесендә 112 яшь спортчы көч сынашты.

Яңа Чишмә, Алексеевск, Мөслим, Аксубай, районнарыннан, Җәлил бистәсеннән (Сарман районы) килгән һәм үзебезнең йөзүчеләребезне район җитәкчелеге исеменнән район башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Ләйләгөл Моксинова сәламләде. Ярышны ачу тантанасында мәрхүм Минсәгыйть Шакировның улы Рафаэль һәм туганнары катнашты.

Мәктәп укучылары дистанцияләрне ирекле, брасс, чалкан йөзү стильләрендә узды. Алар 4х50 метр эстафетасында да көч сынашты. Монда безнең районның җыелма командасы 3 нче урынга чыкты. “Чирмешән” спорт мәктәбендә шөгыльләнүче Зилия Минханова (2 нче Чирмешән мәктәбенең 11 сыйныф укучысы) 100 метрга ирекле йөзүдә 3 нче урын яулады. Ә Лашман мәктәбенең 7 нче сыйныф укучысы Лиана Сруртдинова бик оста йөзеп, ике призлы урынга ия.

-2 нче сыйныфтан бирле йөзү белән шөгыльләнәм. Тренерым Фаиз Тәүфыйк улы Биляловка бик зур рәхмәт, осталыгым арта бара, йөзү белән шөгыльләнгәч, сәламәтлегем ныгый, чыдамлыгым арта, - диде әлеге яшь йөзүчебез.

Күрәмсең, йөзү бар яктан да файдалы - организмга көч-куәт бирә, кешене илһамландырадыр. Әнә Лианабыз гел бишле билгеләренә генә укый, оста бии, матур җырлый, “Йолдызлык”та катнаша. “Яшь артистлар” театр түгәрәгендә шөгыльләнеп, нинди генә бәйгеләрдә җиңү яуламады. Йөзүче кыз – мәктәп горурлыгы.

Бәйгедә безнең район данын 20ләп яшь йөзүче яклады. Әмма кунаклар көчлерәк булып чыкты. Төп кубокны җиңүчеләр – Җәлил бистәсе йөзүчеләре алып китте, икенче урында – мөслимлеләр, өченче урынга Яңа Чишмә районы командасы ия.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен Телеграм каналында һәм МАХ мессенджеренда иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев