Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Спорт

Лашманда районның элеккеге җитәкчесе призлары өчен ярыштылар

Лашман мәктәбе бассейнында Кама аръягы районнары командалары катнашында республикакүләм ярыш үтте.

Аксубай, Мөслим, Яңа Чишмә, Сарман районының Җәлил бистәсе һәм безнең Чирмешән командалары районыбызның элеккеге җитәкчесе Минсәгыйть Шакиров призлары өчен быел да суда йөзеп көрәштеләр.

- Сез молодцы, сәламәт тормыш рәвеше алып барасыз, - диде район башлыгы Рамил Айбатов, спортчыларны сәламләп. – Инде мәрхүм Минсәгыйть Закирович районыбыз өчен күп эшләде, болай олылауга бик лаек. 2014 елдан бирле оештырылучы бу ярыш аның инициативасы белән башланган, ул киләсе елларда да спорт чаралары планына кертелер.

Берничә яшь төркемендә стартка баскан мәктәп укучылары – егетләр һәм кызлар, күренеп тора, белеп, балык кебек, суны бер дә чупылдатмыйча, аяк-кулларын тиз хәрәкәтләндереп йөзәләр. Берничә сәгатькә сузылган бәйгедә, гомумкоманда зачетында, Җәлил командасы беренче урынны, төп Кама аръягы кубогын яулады. Мөслимлеләр дә җитди көндәш, алар икенче, чирмешәнлеләр өченче булды. Җиңүче командаларга, төркемнәрдә җиңүчеләргә дә кубоклар тапшырдылар. Гомумән, Лашманнан дистәләрчә йөзүче Диплом һәм медальләр белән бүләкләнеп китте. Аларны котлау чарасында инде мәрхүм Минсәгыйть Закировичның Казанда яшәүче һәм эшләүче улы Рафаэль Минсәгыйть улы катнашты. Ярышның төп чыгымнарын ул күтәрешкән. Әтисен онытмаулары, шундый бәйге оештырулары өчен, ул район һәм Лашман авыл җирлеге җитәкчеләренә, мәктәп коллективына да рәхмәтен җиткерде.

Шуны да әйтү кирәктер, Лашман мәктәбе бассейнын нәкъ Минсәгыйть Закир улы төзетте, мәктәп бинасын үзгәртеп кордырды.

- Безгә бик ошады, барын да исәпләп оештырганнар. Мондый мәртәбәле ярышта беренче генә катнашуыбыз, - диде Лашманга 27 кешеле команда алып килгән Аксубай тренеры Геннадий Леонтьев. – Кызганыч, безнең район үзәгендәге бассейнга йөрүчеләр күп түгел, ярышлар да сирәк үтә.

 

- Бассейныбызга башка мәктәпләрдән дә килеп коеналар, суда йөзәләр. Тренер укытучыбыз Фаиз Билалов бу спорт төрен популярлаштыру өчен зур көч куя, - диде Лашман мәктәбе директоры Илфат Шәйдуллин.  

ФОТОРЕПОРТАЖ 

Кадыйр Гомәров фотолары

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев