Лашман мәктәбе кызлары көрәш турнирында медальләр яуладылар
Нурлатта мәктәп укучылары арасында көрәш буенча ярышлар узды. Әлеге чара Социалистик Хезмәт Герое, якташыбыз Габбас Кыям улы Гыйматдинов истәлегенә багышланган иде.
Турнирда Татарстанның төрле районнарыннан, шул исәптән Яр Чаллыдан, Түбән Камадан, Алабугадан, Зәйдән, Азнакайдан, Алексеевскидан, Мамадыштан һәм Кукмарадан, барлыгы 18 команда (226 спортчы) катнашты.
Бу ярышларда Лашман мәктәбенең алтынчы сыйныф укучылары Сәмирә Байкиева, Ясминә Галимова, Динара Мөфтиева һәм Карина Евдокимова, шулай ук җиденче сыйныф укучысы Динара Галимова чыгыш ясадылар.
«Чирмешән» балалар һәм яшүсмерләр спорт мәктәбе секциясенә йөрүче әлеге укучылар яхшы нәтиҗәләр күрсәттеләр. Динара Мөфтиева, Динара һәм Ясминә Галимовалар бронза медальләр яуладылар
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев