Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Спорт

Лашман укчылары кубок алып кайтты

Жәядән ату буенча Саба районы Шәмәрдән поселогында узган республика чемпионатында безнең район командасы да катнашып, шәхси беренчелектә һәм командалар арасында "бронза" яулады. 12-14 яшьлек кызлар арасында өченче урынга чыккан Ләйлә Зөфәрова бәйгедән медаль алып кайтты. Ә командалар арасында (микст - бер кыз, бер егет)район данын Рания Газыймҗанова һәм Тимербулат Билалов...

Жәядән ату буенча Саба районы Шәмәрдән поселогында узган республика чемпионатында безнең район командасы да катнашып, шәхси беренчелектә һәм командалар арасында "бронза" яулады.

12-14 яшьлек кызлар арасында өченче урынга чыккан Ләйлә Зөфәрова бәйгедән медаль алып кайтты. Ә командалар арасында (микст - бер кыз, бер егет)район данын Рания Газыймҗанова һәм Тимербулат Билалов яклады.
Алар чирекфиналда югарыосланлыларны җиңделәр, ә финалга чыгу өчен көрәштә, Казан командасына 32:33 исәбе белән генә оттырып, көрәшне өченче урын өчен дәвам иттеләр. Анда исә безнең укчылар, шулай ук көчле команда - Татарстан Кубогы хуҗалары булган Балык Бистәсе командасын киеренке көрәштә отты. Шулай итеп, чемпионатның өченче урын өчен кубогы безгә кайтты.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: лашман кубок