Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

16+
Рус Тат
Спорт

Лашман кызы Ләйсән Миһманова - мастерлыкка кандидат

Лашман мәктәбе укучысы Ләйсән Миһманова (тренеры Фаиз Билалов) җәядән ату буенча квалификация ярышларында 535 очко җыеп, спорт мастерлыгына кандидат нормасын (525) үтәгән. Ул Чирмешәндә шундый исем алучы беренче кыз бала. Ләйсән әлеге уңышка Новочебоксарск шәһәрендә СССРның атказанган спорт мастеры Ирина Солдатова истәлегенә җәядән ату буенча үткән Бөтенроссия турнирында ирешә. Бәйгедә...

Лашман мәктәбе укучысы Ләйсән Миһманова (тренеры Фаиз Билалов) җәядән ату буенча квалификация ярышларында 535 очко җыеп, спорт мастерлыгына кандидат нормасын (525) үтәгән. Ул Чирмешәндә шундый исем алучы беренче кыз бала.


Ләйсән әлеге уңышка Новочебоксарск шәһәрендә СССРның атказанган спорт мастеры Ирина Солдатова истәлегенә җәядән ату буенча үткән Бөтенроссия турнирында ирешә. Бәйгедә Россия төбәкләреннән 23 команда катнашып, анда Татарстан данын Казан шәһәре һәм Лашман мәктәбе укчылары яклаганнар.

Ләйсән Миһманова ярышларның көмеш медаль иясе. Фәйрүзә Гатина исә укларын 1 нче спорт разрядына "тидерсә", Рәсим Вафин спорт мастерлыгына кандидат нормасын җыеп, бу исемне лаек йөртүен тагын бер кат раслаган.

-Безне әлеге ярышка алып баруны, катнашуны оештырган, чыгымнарны күтәргән яшьләр һәм спорт бүлегенә зур рәхмәт, - ди тренер-укытучы Фаиз Билалов.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен Телеграм каналында һәм МАХ мессенджеренда иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: undefined