Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Спорт

Кубок Нурлатка китте

"Шушмаойл" идарә итү компаниясе" җаваплылыгы чикләнгән җәмгыять Кубогына хоккей буенча балалар арасында оештырылган турнирда Чирмешәннең "Корыч ябалаклар" командасы икенче урынны яулады. "Юбилейный" боз сараенда узган бу бәйгедә дүрт команда: Нурлат, Зәй, Лениногорск һәм Чирмешән хоккейчылары очрашты. Безнекеләр бары Нурлатның "Ледок" командасына гына 0:1 исәбе белән оттырдылар. Зәй хоккейчылары өченче, лениногорскилылар...

"Шушмаойл" идарә итү компаниясе" җаваплылыгы чикләнгән җәмгыять Кубогына хоккей буенча балалар арасында оештырылган турнирда Чирмешәннең "Корыч ябалаклар" командасы икенче урынны яулады.

"Юбилейный" боз сараенда узган бу бәйгедә дүрт команда: Нурлат, Зәй, Лениногорск һәм Чирмешән хоккейчылары очрашты. Безнекеләр бары Нурлатның "Ледок" командасына гына 0:1 исәбе белән оттырдылар.
Зәй хоккейчылары өченче, лениногорскилылар - дүртенче урыннарда.
Бәйгедә җиңүчеләргә Кубоклар, Дипломнар һәм истәлек бүләкләре тапшырылды.
"Корыч ябалаклар"ның иң яшь уенчысы - 7 яшьлек Кәрим Зарипов та махсус бүләк иясе. Раил Гарифуллин "иң яхшы һөҗүмче" номинациясендә бүләккә лаек булды. Чирмешән командасы составында бер кыз - Әдилә Зыякова да уйнады.
Сүз уңаеннан, турнирны ачу тантанасында "Ак Барс" хоккей командасы уенчысы Артем Лукоянов та катнашты.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Черемшан