Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Спорт

Кармышта Барый Габдрахманов хөрмәтенә ярыш оештырдылар

Кармышта Барый Габдрахманов хөрмәтенә 2 километр арага йөгерү ярышы оештырдылар.

Советлар Союзы Герое Барый Габдрахмановны авылдашлары еш искә төшерәләр. Аның истәлегенә шушы көннәрдә тагын бер ярыш үтте.

Геройның тууына 110 ел тулу уңаеннан, Кармышка, җиңел атлетика буенча бәйгегә район мәктәпләреннән йөздән күбрәк егет һәм кыз килде. Алар 2 километр арага йөгереп ярыштылар. Гомумкоманда беренчелегендә Ульяновка мәктәбе командасы иң күп очко җыйды һәм кубокка, грамотага, истәлек бүләгенә лаек булды. Башка җиңүчеләрне дә хөрмәтләделәр.

-Якташыбызны, ниндидер ярыш оештырып, ел да искә алабыз, - ди бу чараның иганәчесе Фәгыйль Гатиятов. -Аларда тагын да күбрәк спортчы катнашуын телим. Кил-
сеннәр, җиңсеннәр, бүләкләр ягын без кайгыртырбыз.

Әлеге бәйгенең иганәчесе Фәгыйль Әбүбәкер улының үзенә дә районның спорт эшләре буенча бүлекнең Рәхмәт хаты тапшырдылар.

Сүз уңаеннан. Барый Габдрахмановның бердәнбер улы – 82 яшьлек Рәшит Габдрахманов узган атнада вафат булган. Аны әнисенең туган ягында, гомеренең күп еллары үткән – Аксубай районының Яңа Ибрай авылында җирләгәннәр.

Ул әтисе туган авылга – Кармышка һәм Чирмешәнгә дә, төрле чараларга еш килә иде.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев