Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

16+
Рус Тат
Спорт

Иске Элмәле кызлары баскетболны яхшы уйный

Чирмешәндәге универсаль спорт залы базасында “КЭС – БАСКЕТ” мәктәп баскетбол лигасы Чемпионаты кысаларында узган ярышларда сигез команда, кызлар һәм егетләр, көч сынашты.

Кызлар арасында соңгы биш елда гел беренче урынны яулап баручы Иске Элмәле мәктәбе командасы кабат җиңүче булды. Икенче һәм өченче урыннарда – Ульяновка һәм Яңа Элмәле спортчылары.

Егетләр арасында беренче Чирмешән мәктәбе командасына тиңнәр булмады, алар пьедесталның беренче баскычында. Иске Элмәле һәм кадетлар мәктәп-интернаты командалары – икенче һәм өченче урыннарда.

Җиңүчеләр декабрьдә узачак республика ярышларында район данын яклаячак.

Фото: Иске Элмәле мәктәбенең Инстаграм челтәреннән. 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен Телеграм каналында һәм МАХ мессенджеренда иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев