Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Спорт

Чирмешәннең “Корыч ябалаклары” республика беренчелегендә танылган

“Корыч ябалаклар” хоккей командасы (2009 елгы малайлар) Татарстан Республикасы беренчелегендә җиңү яулап кайтты.

Мамадышта үткән финал ярышлары Чирмешәннең хоккей сөючеләре өчен шатлыклы хәбәр белән тәмамланды. Монда өченче урын өчен Әгерҗенең “Спутник” командасы һәм безнең “Корыч ябалаклар” ярышты. Очрашу төп вакытта 3:3 исәбе белән тәмамланса да, буллитлар нәтиҗәсе буенча чирмешәнлеләр җиңде.

-Улыбыз  катнашкан ярышларга һәрвакыт барырга тырышабыз, - ди команда уенчысы Ленар Зәйнуллинның әтисе Альберт. – Республика беренчелегендә 16 команда катнашты. Безнекеләр өчен өченче урын – зур дәрәҗә. Гомумән, бу беренче тапкыр шундый мәртәбәле җиңү.

-Хоккей миңа сәламәт яшәү рәвеше алып барырга һәм дуслар белән аралашырга мөмкинлек бирә. Уеннар вакытында без бербөтен, бер-беребезгә ярдәм итәргә тырышабыз, - ди Ленар үзе. - ТР беренчелегендә 3 урын өчен уеныбыз катлаулы булды, бөтен ярышларда да көндәшеңнең көчен дөрес бәяләргә кирәк. Уенга җиңел генә карарга ярамый.

Сүз уңаеннан, “Алтын алка” Бөтенроссия яшь хоккейчылар ярышында “Корыч ябалаклар” (2009 елда туганнар) республикада дүртенче урын яулый. Биредә беренче урынны алган “Лачын” командасына (Актаныш) Башкортстанда Салават шәһәрендә узган Бөтенроссия финал ярышларының 2 этабында, көчәйтү өчен, Ленар Зәйнуллинны сул һөҗүмче итеп чакырганнар. Татарстан командасының әлеге ярышлардан икенче урын алып кайтуында Ленарның да өлеше бар.

“Корыч ябалаклар”ның 2023-2024 елгы сезондагы уңышлары болар белән генә чикләнми. Әлмәт районының Габдрахман авылында үткән “Татар кубогы” ярышларында егетләр биш команда арасында беренче урынга лаек булганнар.

-Барлык хоккейчыларыбыз һәм ата-аналар исеменнән тренерыбыз Руслан Маковейга рәхмәтебезне җиткерәбез. Ул безнең балалар белән биш яшь вакытларыннан бирле шөгыльләнә, аларның уңышларга ирешүләренә Руслан Геннадьевич күп көч куя,  - ди Альберт Зәйнуллин. – Киләчәккә дә өметләребез зур, беренче урыннар тагын булыр әле.

Альберт Зәйнуллин фотолары 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев