Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

16+
Рус Тат
Спорт

Чирмешәннең “Корыч ябалаклар”ы Казан хоккейчыларын 11:5 исәбе белән отты

Чирмешәндә 2009 елгы яшүсмерләр арасында Татарстан беренчелегенә алкалы хоккей буенча финал уеннары уза.

Узган якшәмбе көнне “Юбилей” боз сараенда үткән чирек финал очрашуында Чирмешәннең “Корыч ябалаклар” яшь хоккейчылары (тренерлары Руслан Маковей) Казан шәһәренең “Зилант” командасы уенчыларын 11:5 исәбе белән отуга иреште. Шул ук көнне бозда Мамадышның “Олимп” һәм Азнакайның “Соколы” командалары көч сынашты, җиңү азнакайлылар ягында  - 9:3.

Бүген “Юбилей” боз сарае бозындагы ярым финал уеннарында Актанышның “Лачын” һәм Азнакайның “Соколы” командалары көч сынаша, ә Чирмешәннең “Корыч ябалаклар”ы Әгерҗенең “Спутник” командасы белән ярышачак.

Беренчелекнең җиңүчеләре иртәгә узачак финал уеннарында ачыклана.

ФОТОРЕПОРТАЖ 

Марат Гомәров фотолары

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

2

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев