Чирмешәннең яшь боксчысы республика ярышында алтын медаль яулады
2012-2013 елгы яшүсмерләр арасында бокс буенча Татарстан Республикасы беренчелегенә Казанда якташыбыз Кәрим Минапов беренче урын яулады.
Турнирда республиканың төрле төбәкләреннән 200гә якын спортчы катнашкан. «Бокс һәм өстәл теннисы үзәге» спорт комплексында узган ярышта безнең район данын «Чирмешән» спорт мәктәбе спортчысы Кәрим Минапов (52 кг авырлык категориясе) яклады. Тренеры - Андрей Чернов.
Кәрим Фәһим улы сынатмаган, лаеклы төстә җиңү яулап, беренче урын һәм алтын медаль иясе булды.
Кәримне һәм аның остазын югары күрсәткечләре белән котлыйбыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев