Чирмешәннән Кәрим Минапов боксчылар ярышнда алтын медальгә ия булды
19-24 ноябрьдә Түбән Камада шәһәр тренерлары истәлегенә бокс буенча масштаблы төбәкара турнир узды, анда Идел буе һәм Уралдан иң көчле яшь спортчылар җыелган.
Түбән Кама муниципаль районы башлыгы Кубогы өчен көрәшергә Пермь краеннан, Саратов һәм Ульяновск өлкәләреннән, Башкортостан һәм Татарстан республикаларыннан, шулай ук Донецк Халык Республикасыннан боксчылар килгән.
Чирмешән районы данын әлеге мәртәбәле ярышларда «Чирмешән» балалар-яшүсмерләр спорт мәктәбенең тәҗрибәле тренере Андрей Чернов шәкертләре якладылар. Безнең егетләр, бик яхшы техника, чын сугышчан характер һәм җиңүгә омтылыш күрсәтеп, иң көчлеләр арасында югалып калмадылар.
Кәрим Минапов 54 килограммга кадәр авырлык үлчәмендә алтын медаль һәм беренче урын яулап, турнир чемпионы булды.
Матвей Кузнецов 52 килограммга кадәр авырлык үлчәмендә пьедесталның өченче баскычына күтәрелеп, бронза медальгә ия.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев