Чирмешәнлеләр «Тормышка бергәләп 10 000 адым» республика сәламәтләндерү акциясенә кушылдылар
Чирмешәннең «Сабантуе» стадионында Бөтендөнья сәламәтлек көненә багышланган «Тормышка бергәләп 10 000 адым» республика сәламәтләндерү акциясе булып узды.
Акциядә 50дән күбрәк кеше катнашты, өлкәннәр белән беррәттән җәяүләп йөрергә балалар да чыкты. Якташларыбыз шаярып-көлеп 3 километр озынлыктагы маршрутны бик тиз үттеләр.
Бөтендөнья сәламәтлек саклау оешмасы тәкъдимнәре буенча, нәкъ менә 10 000 адым - ул көн саен йөреп үтәргә кирәк булган оптималь дистанция икән.
Бу чара актив яшәү рәвешенең һәм теләсә кайсы яшьтә сәламәтлек турында кайгыртуның мөһимлеген ассызыклый торган чын сәламәтлек бәйрәменә әверелде.
Акциядә катнашучылар “Чирмешән” физкультура-сәламәтләндерү үзәге тренеры Флера Рәхимҗанова җитәкчелегендә бергәләп зарядка ясадылар, мәдәният йорты хезмәткәрләре матур җырларын бүләк иттеләр. Акциядә катнашучыларны соңыннан тәмле пылау белән сыйладылар.
-Без бүген көнебезне саф һавада бик яхшы һәм файдалы итеп үздырдык. Сәламәт яшәү рәвеше – һәр кеше өчен мәһим. Аеруча өлкән кешеләргә хәрәкәт һәм оптимизм - иң яхшы дару, - диде Флера Мансур кызы.
Сүз уңаеннан, җәяүләп йөрүнең хәтта уртача темпның 15 минуты (1,5 чакрым) 100 ккал яндыра, көненә 3500 адым диабет куркынычын 29 процентка киметә, ашаганнан соң 15 минут йөреп кайту шикәр күләмен 50 процентка азайта, ә атнага 75 минут актив хәрәкәт исә гомерне, ким дигәндә, ике елга озынайта.
Бу вакыйга «Гаилә» милли проекты, «Спорт – тормыш нормасы» һәм «Өлкән буын» федераль инициативалары, шулай ук 2025-2030 елларга Татарстан Республикасында «Актив озын гомер» республика программасы кысаларында узды.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев