Чирмешәнлеләр “Татарстан кроссы – 2024” ярышларында катнашты
“Татарстан кроссы – 2024” республика массакүләм ярышларында 500дән күбрәк чирмешәнле катнашты.
Үткән шимбәдә район үзәгенең “Сабан туе” стадионында физик әзерлекләрен тикшерергә теләүчеләр җыелды.
Чирмешәнлеләр “Милләтләр кроссы” Бөтенроссия йөгерү көне кысаларында “Татарстан кроссы – 2024” массакүләм ярышларда катнаштылар.
Алдагы көннәрдә бозылып торган һава шартларыннан соң, нәкъ кросс көнне, иртән үк кояш чыкты, җылы да булды. Табигать тә спорт сөюче якташларыбызга үзләрен сынап карарга мөмкинлек бирде.
Ярышучыларны район башлыгы урынбасары Надежда Гомәрова сәламләде, спортчыларга уңышлар теләде.
стартка беренче булып иң нәниләр – балалар бакчаларында тәрбияләнүче сабыйлар чыкты. Малайлар һәм кызлар 500 метр дистанцияне буйсындырдылар. Ульяновкадан Кира Иванова һәм Әккәрәйдән Матвей Васильев бу төркемдә – иң җитезләре.
–Улым Тимурга ике айдан 5 яшь тула. Быел кросста катнашырга булдык. Яшьтән үк спортка ияләштерәбез. Тимурның үзендә дә омтылыш бар. Киләчәктә спортчы булуын телим. Дөрес, быел җиңү яулый алмады, шулай да дистанцияне ахырына кадәр үтте, тырышты, – ди Ульяновка авылыннан Ольга Ефремова.
Чарада спорт сөючеләр, хезмәт коллективлары, мәктәп укучылары һәм мәктәпкәчә яшьтәге балалар катнашты. 563 якташыбыз 13 яшь төркемендә көч сынашты. Йөгерүчеләр 500, 1000, 2000 метр арадагы дистанцияләрне буйсындырдылар.
Узышка чыккан укучыларга иптәшләре генә түгел, ә укытучылары, тренерлары да көч бирде.
–Ярышка Әккәрәйдән 23 кешелек төркем белән килдек. Балаларның өчесе үз дистанцияләрен беренче булып уздылар. Нәтиҗәләр белән без бик канәгать. Укучыларга тырышлыклары өчен рәхмәт, – ди Әккәрәй мәктәбенең физик тәрбия укытучысы Сергей Ефимов.
Яшь буенча үз тиңнәре арасында, мәктәп укучыларыннан җиңүчеләр: Софья Сипатрова (Әккәрәй), Иван Васильев (Әккәрәй), Ефросинья Ефимова (Әккәрәй), Егор Рыбкин (Ульяновка), Оксана Емильянова (Ивашкино), Алексей Степанов (Чирмешән кадетлар мәктәп-интернаты), Оксана Михеева (кадетлар мәктәп-интернаты), Егор Митягин (Иске Котыш), Альбина Юнысова (Лашман), Николай Тимирясов (Ульяновка).
Аннан кечеләрне дистанцияләрдә олырак төркемнәр алыштырды. 18–29 яшьтәгеләр арасында җиңүчеләр: Вячеслав Владимиров (Ивашкино), Варвара Тимирясова (Ульяновка).
–Бу җиңүем үзенә күрә бүләк сыман булды. Нәкъ бүген, 21 сентябрьдә минем туган көнем, – ди 21 яшен тутырган Варвара.
30–39 яшьлекләрдән Людмила Оськина (Чирмешәннең “Ландыш” балалар бакчасы), Фәнил Шәрифуллин (аграр техникум); 40–49 яшьлекләрдән Марина Колесникова (Яңа Элмәле), Сергей Владимиров (Ульяновка); 50–59 яшьлекләрдән Надежда Тимирясова (Ульяновка), ир-егетләрдән Петр Захаров (балалар һәм яшүсмерләр спорт мәктәбе); 60 яшьлекләр һәм аннан өлкәнрәкләр арасында Нина Калугина (Ульяновка) һәм Әхтәм Мусин (Түбән Кәминкә) иң җитезләре булдылар.
Җитәкчеләр арасындагы ВИП узышта район башкарма комитеты җитәкчесе Илнур Җамалетдиновны һәм районның үзәкләштерелгән китапханәләр системасы директоры Земфира Җамалтдинованы уза алмадылар.
“Әти, әни һәм мин” гаилә эстафетасында Ульяновкадан Матросовлар – беренче, авылдашлары Кузьминнар гаиләсе – икенче, Чирмешәннән Әхмәтҗановлар – өченче урында.
Оештыручылар иң тиз йөгерүчеләрне Грамоталар һәм бронза, көмеш, алтын медальләр белән сөендерделәр.
Сүз уңаеннан. Ярышлар вакытында кросста катнашучыларның йөгерү буенча нәтиҗәләре ГТО автоматлаштырылган системасына кертелә.
ФОТОРЕПОРТАЖ
Илсөяр Гайнетдинова фотолары
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев