Чирмешәндәге Спартакиадада өлкәннәр көч сынашты
Чирмешәндә узган “Өченче яшь” пенсионерлар Спартакиадасында районның төрле авылларыннан 84 кеше катнашты.
Быел әлеге чараны Татарстан Республикасында Хәрби батырлык һәм хезмәт фидакарьлеге елына һәм Россия Федерациясендә Халыклар бердәмлеге елына багышладылар.
- Спортчылар йөгерү, пневматик винтовкадан ату, өстәл теннисы, дартс һәм йөзү буенча көч сынаштылар. “Чирмешән” физкультура-сәламәтләндерү үзәгендә, Чирмешән лицеенда һәм Сабан туе стадионында узган әлеге чарада районның төрле авылларыннан командалар көч сынашты, барлыгы 84 кеше катнашты, - диде районның ветераннар (пенсионерлар) Советы рәисе Миләүшә Батыршина.
Спартакиадада Лашман, Иске Үтәмеш, Түбән Кәминкә, Мордва Афонькәсе, Бәркәтә, Күтәмә, Ульяновка, Яңа Элмәле, Югары Кәминкә, Кармыш, Утыз Имән, Лагерка, Чирмешән авыларыннан, өлкәннәр һәм инвалидлар йорт-интернатыннан да катнашучылар бар иде.
-Без Лашманнан килдек. Спартакиадада беренче генә катнашуым түгел. Бүген пневматик мылтыктан аттым, - ди 70 яшьлек Әсхәт Харисов. – Бик күңелле чара, рәхәтләнеп катнаштык, авылыбызның данын якладык. Танышларымны очраттым, рәхәтләнеп сөйләшеп утырдык.
Җиңүчеләрне ир-егетләр һәм хатын-кызлар арасында ачыкладылар. Кайберәүләр икешәр спорт төрендә җиңү яулады. Призлы урыннар яулаучыларга грамоталар һәм истәлек бүләкләре әзерләгәннәр иде.
Ир-егетләр арасында җиңүчеләр: Илһам Галимов (йөзү), Павел Лазарев (дартс), Вәлиҗан Нурмиев (җиңел атлетика), Рәшит Гыйнванов (өстәл теннисы), Андриян Тимирясев (пневматик мылтыктан ату);
Хатын-кызлар арасында: Флера Рәхимҗанова (йөзү); Энҗе Юнысова (дартс), Светлана Әхтәмова (җиңел атлетика), Гөлсирә Шәрифуллина (өстәл теннисы һәм пневматик мылтыктан ату).
Спартакиаданың муниципаль этабында җиңүчеләр 29 май көнне Казанга барып, үз осталыкларын күрсәтәчәкләр.
ФОТОРЕПОРТАЖ
Гөлсирә Шәрифуллина фотолары.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев