Чирмешәндәге бильярдчылар турнирында 65 яшьлек ветеран җиңү яулады
Утыз Имән авылында яшәүче, Ульяновка авыл җирлеге башлыгы булып эшләүче Самат Шәмсетдинов Чирмешәндә бильярд буенча узган турнирдан әллә ничә бүләк алып китте.
Татарстандагы Хәрби батырлык һәм хезмәт фидакарьлеге елы уңаеннан “Чирмешән” физкультура-савыктыру үзәгендә оештырылган ачык турнирда барлыгы 18 бильярдчы көч сынашты. Уеннар ике өстәлдә: ветераннар һәм яшьләр арасында барды. Һич арттырусыз, турнирда уен-көлкегә дә урын табылды, ярыш бик дустанә атмосферада узды.

Ә урыннар болай бүленде:
Ветераннар арасында:
I Самат Шәмсетдинов (Чирмешән);
II Фоат Бикбов (Чирмешән);
III Рәшит Бәдртдинов (Чирмешән).

Яшьләр арасында:
I Антон Селиванов (Яр Чаллы-Чирмешән);
II Илнур Җамалтдинов (Чирмешән);
III Михаил Макаров (Чирмешән).
Самат Шәмсетдинов (Утыз Имән) – турнирның ветераннар арасындагы һәм супер уен җиңүчесе:
-Бильярдны күптән уйныйм, яшь чактан. Бик ошый. Безнең Утыз Имән авылы мәдәният йортында бильярд өстәле бар. Вакыт булганда, кышын, атнасына берәр мәртәбә булса да, шунда уйнарга барырга тырышам. Мәдәният хезмәткәрләре бильярд буенча ярышлар да оештыралар, мөмкинлек булганда, анда да катнашам.

Антон Селиванов (Яр Чаллы –Чирмешән) – яшьләр арасындагы төркемдә җиңүче:
-Районыбызда шундый турнир оештыруларына бик шатмын. Көндәшләр көчле. Ветераннар бик оста уйнадылар. Турнирның супер уенын да ветеран Самат Шәмсетдинов отты. Оста уенчы.
Бильярд – яхшы спорт төре. “Шагомер” белән санасаң, уенчы бильярд өстәле тирәсендә әллә никадәр ара үтә, шактый километраж җыела. Монда көч, игътибарлык, түземлек, уйлау, төзлек таләп ителә.
ФОТОРЕПОРТАЖ
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев