Чирмешәндәге “Ак ладья” шахмат турниры Евгений Зорин истәлегенә багышланды
Бөек Җиңүнең 80 еллыгына һәм 2022 елда СВО зонасында һәлак булган күтәмәле якташыбыз Евгений Зорин истәлегенә Чирмешәндә узган “Ак ладья” турнирында 142 шахматчы көч сынашты.
“Орион” яшьләр үзәгендә үткән бәйгедә мәктәп укучыларының күп булуы һичшиксез сөендерә. Акыллылар, логик, математик фикер йөртә белүче яшьләребез байтак икән районда. Күршеләребез Лениногорск, Әлмәт районнарыннан да килүчеләр булды ярышка.
- Мәрхүм ирем истәлегенә шундый турнир оештырулары, аны онытмаулары өчен рәхмәт. Карагыз әле, районыбызда никадәр күп шахматчы икән, - диде Евгений Александрович Зоринның турнирга дәрәҗәле кунак буларак чакырылган хатыны, Чирмешәндә яшәүше Людмила Зорина.
Людмила Константиновна турнир җиңүчеләрен, призерларны бүләкләүдә дә катнашты. Инде иң осталарны, үз яшь категорияләре төркемнәрендә җиңүчеләрне атыйк: 1-4 сыйныфта укучы кызлар арасында - Сабина Байкеева (Лашман), 5-8 сыйныфта укучы кызлар арасында җиңүче Азалия Шәрифуллина (Чирмешән лицее), 9-11 сыйныф кызларыннан Илүсә Шәрифуллина (Чирмешән лицее), 20 яшьтән 65 яшькә кадәрге хатын-кызлар арасында Ирина Федулова (Ульяновка) җиңү иясе.

Малайлар, ир-егетләр арасында иң осталар: 1-4 нче сыйныфта укучы малайлардан җиңүче Данис Нуруллин (Күтәмә), 5-8 сыйныфлар арасында Андрей Мартенс (2 нче Чирмешән мәктәбе), 9-11 сыйныф яшүсмерләре арасында Айрат Закиров (Чирмешән), 20-65 яшьлек ир-егетләр арасыннан, Әлмәттән Салават Мөбарәкшин җиңүче. Физик мөмкинлекләре чикле якташларыбыздан беренчелеккә Алексей Никонов чыкты, аның энесе Виталий – өченче, Чирмешәннән Шамил Сөнчәләев икенче урында.
.jpg)
Ә шахматчы аксакаллар, 65 яшьтән өлкәнрәкләр арасында урыннар түбәндәгечә: 78 яшьлек Самат Ризванов (Утыз Имән) – җиңүче, 69 яшьлек Хәсән Галимов (Чирмешән) – икенче, Чирмешәннән 68 яшьлек Михаил Абравников өченче урында.
ФОТОРЕПОРТАЖ
Марат Гомәров фотолары
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев