Чирмешәндә волейбол чемпионаты җиңүчеләре 30 мең сумлык бүләк алды
Волейбол буенча район чемпионатының хатын-кызлар арасындагы уеннары тәмам. Халыкара хатын-кызлар көне алдыннан үткән финал уеннарында иң көчле дүрт команда акчалата сертификатларга ия булдылар.
Район оешмалары, учреждениеләре һәм авыл җирлекләре командалары катнашындагы әлеге бәйгенең гүзәл затлар арасындагы уеннарында биш команда көч сынашты. Ярышлар 25 февральдән башланып, Халыкара хатын-кызлар көне алдыннан төгәлләнде.
1 нче урынга чыккан “Ивашкино” командасына (Ивашкино авыл җирлеге) – 30 мең сум, 2 нче урын яулаган “Чирмешән” уенчыларына – 20 мең, “Педагоглар”га (Чирмешән авылы) - 15 мең, 4 нче урын иясе – “Солянка” командасына (Чирмешән) 5 мең сум күләмендә акчалата сертификатлар тапшырылды.
“Чирмешән” командасы уенчысы Миләүшә Гарифуллина мәктәп елларынна ук волейбол белән шөгыльләнә икән. Районкүләм ярышларда да инде җиде ел катнашып, ул уйнаган команда гел призлы урыннарга чыга.
-Быелгы ярышларга әзерлекне октябрь аеннан ук башладык. Атнасына 2-3 мәртәбә күңекмәләргә йөрдек. Көндәшләр дә елдан-ел остаралар, командалар барысы да көчлеләр, аеруча Ивашкино кызлары оста уйныйлар. Без дә сынатмаска тырыштык, бар көчебезгә уйнадык. Шуңа күрә икенче урын җиңел бирелде димәс идем, - ди волейболчы.
Чемпионатның иң оста уенчысы дип Софья Утриванова (“Ивашкино” командасы), иң оста һөҗүмче дип Миләүшә Гарифуллина (“Чирмешән”), иң оста “связующий” дип Флюра Рәхимҗанова (“Педагоглар”) танылды.
ФОТОРЕПОРТАЖ
Марат Гомәров фотолары
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев