Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

16+
Рус Тат
Спорт

Чирмешәндә “Татарстан чаңгы юлы”на 400гә якын спортчы чыкты

Чирмешәннең “Сабан туе” стадионында үткән “Татарстан чаңгы юлы – 2025” ярышында 400гә якын спорт сөюче катнашты. Араларында Шентала, Исаклы, Челно-Вершины, Суходол, хәтта Казаннан да килүчеләр бар иде.

Аларны район башкарма комитеты җитәкчесе Илнур Җамалетдинов тәбрикләде.

-Быелгы бу ярыш Бөек Җиңүнең 80 еллыгына багышлана. Без әби-бабаларыбызның батырлыгын, шулай ук бүген үз хәрби бурычларын махсус хәрби операция зонасында үтәүче егетләребезне онытмыйбыз. Ярышта катнашучыларны бәйрәм белән котлыйм. Сезгә күтәренке кәеф, җиңү телим, - ди Илнур Минсәгыйть улы.

Бәйгенең иң яшь катнашучысы – биш яшьлек Кәрим Камалов. Нәни спортчы район үзәгенең “Әкият” балалар бакчасына йөри. Ярышка әнисе Галия белән килгән. Сүз уңаеннан, Галия дә үз яшь категориясендәгеләр арасында сынатмады, призлы урын яуламаса да, бик ахырга да калмады.

-Вакыт булганда чаңгыда йөрергә яратабыз. Улым да, миңа карап, “Минем дә шулай шуасым килә” дип быел чаңгы алдырды. Бүген аның чаңгыда йөрергә беренче тапкыр чыгуы, - ди Галия Камалова.

Яшь спортчы чаңгы белән тәүге тапкыр йөрүенә карамастан, дистанциядән чыкмады, 500 метр араны ахырына кадәр үтте. Аны зур пазллар җыелмасы белән бүләкләделәр.

-Бик ошады, күңелле булды, ярышларда тагын катнашасым килә, - диде Кәрим.

Ярышның иң өлкән катнашучысы дип Шентала станциясеннән Геннадий Епифановны атадылар. 76 яшьлек күршебез безнең райондагы чаңгы ярышларында инде 26 нчы ел катнаша икән. Аңа да истәлек бүләге тапшырдылар.

Чирмешәнле Сәгыйть Закиров 60 яшьлекләр һәм аннан да өлкәнрәкләр арасында чаңгы юлына басты. 71 яшьлек якташыбыз әлеге спорт төре белән бала чактан ук мавыга икән.

-Мәктәптә укыганда чаңгыда йөрү белән кызыксына башладым. Бик ошый иде миңа. Шуннан бирле бу спорт төрен ташлаганым юк. Вакыт булган саен чыгып әйләнеп керәм. Стадионга да төшкәлим, үзебезнең бакчада да ел да чаңгы юлы салам. Былтыр ярышта катнашмадым. Аннан алдагы елларда призлы урыннар да яулаганым булды. Дөрес, быел арткарак калдым, Шентала, Исаклы якларыннан килгән көндәшләр бик көчле булды, - ди Сәгыйть абый.

Елдагыча, ярышта катнашучыларның күпчелеге – мәктәп укучылары. Иске Элмәле мәктәбеннән дә 15 кешелек команда килгән.

-Безнең командада дүрт беренче урын, икенче һәм өченче урыннар – берәр. Нәтиҗәләр белән без канәгать. Шулай да үсеш өчен урын бар, укучыларга үзләреннән көчлерәк көндәшләргә җиңелү файдага гына була, алар күнекмәләрен һәм үзләре өстендә эшләүне дәвам итәчәк, киләчәктә ныграк тырышачак, - ди Иске Элмәле мәктәбенең физик тәрбия укытучысы, үзе дә бу ярышта беренче урын яулаган Марина Колесникова.

Гаилә эстафетасында (әти, әни һәм 12 яшькәчә бала) Челно-Вершиныдан Кудряшовлар гаиләсе өлгер булды, икенче урында Чирмешәннән Захаровлар, өченчедә -  Ивашкинодан Утривановлар.

Үз төркемнәрендә җиңүчеләр түбәндәгеләр: Радион Федоров һәм Есения Кузнецова (Исаклы); Матвей Богданов (Шентала), Оксана Емельянова (Ивашкино); Арсений Колесников (Иске Элмәле), Полина Зинькова (Исаклы); Николай Тимирясов (Ульяновка), Вера Мадикова (Ивашкино); Бэри Коротких (Казан), Наталья Маковкина (Иске Элмәле); Антон Кузьмин (Шентала), Юлия Макарова (Ульяновка); Ринат Әбраров (Бәркәтә), Марина Колесникова (Иске Элмәле); Вениамин Иванов (Ивашкино), Татьяна Шерматова (Иске Элмәле); Владимир Макаров һәм Лидия Дементьева (Шентала).   

ФОТОРЕПОРТАЖ 

Илсөяр Гайнетдинова фотолары

 

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев