Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Спорт

Чирмешәндә “Шушмаойл” җәмгыяте призларына хоккей буенча турнирда “Корыч ябалаклар” җиңде

Чирмешәндә “Шушмаойл” җәмгыять призларына хоккей буенча балалар арасында турнирда районның “Корыч ябалаклар” командасы беренче урынны яулады.

“Юбилейный” боз сараенда үткән бу бәйгедә Яр Чаллыдан “Челны”, Мамадыштан “Олимп”, Габдрахман авылыннан (Әлмәт районы) “Батыр” һәм Чирмешәннән “Корыч ябалаклар” (тренерлары Ришат Әхмәтов) хоккейчылары көч сынашты.

Беренче уенда “Корыч ябалаклар” (2013-2014нче елны туган малайлар) “Батыр” командасын 3:1 исәбенә җиңде.

Икенче көнне Чирмешән хоккейчылары ике очрашу уздырдылар. “Олимп” командасы белән уен 3:3 исәбе белән төгәлләнде. Буллитлар сериясендә “ябалаклар” өстен булды. Шул ук көнне якташларыбыз  “Челны” хоккейчыларын  да 4:2 исәбенә җиңделәр.

Турнирның өченче көнендә дә дүрт команда ярышты. Бу уеннар иң киеренке булды. Финалда “Олимп“ “Челны” белән, “Корыч ябалаклар” Һәм “Батыр” командалары очрашты. Нәтиҗәдә, чирмешәнлеләр беренче урынга чыктылар, “Батыр” – икенче, “Челны” өченче урында.

Район башкарма комитеты җитәкчесе Илнур Җамалетдинов турнирда җиңүчеләргә кубоклар, медальләр, дипломнар, иң яхшы уенчыларга истәлек бүләкләре тапшырды һәм “Шушмаойл” идарә итү компаниясе” җәмгыяте җитәкчелегенә һәм генераль директор урынбасары Җәлил Мөхәммәтшинга рәхмәт белдерде.

Екатерина Назимова фотолары.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

3

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев