Чирмешәндә “Шешмаойл” призларына 2016-2017 елгы иң көчле хоккей командалары ачыкланды
Узган ялларда “Юбилейный” Боз сарае балалар хоккееның үзәгенә әверелде. Биредә “Шешмаойл” компаниясе призларына иң яшь хоккейчылар - 2016 һәм 2017 елгы малайлар арасында турнир узды.
Төп приз өчен (Түбән Кама, Чистай, Лениногорск, Алабуга, Чирмешән) биш команда көрәште.
Боз хуҗалары, “Корыч ябалаклар” (Чирмешән) командасы, мактаулы пьедесталга күтәрелеп, җанатарларын сөендерде. Киеренке көрәштә якташларыбыз, районда лаеклы алмаш үсүен раслап, бронза медаль яулады.
“Кара пантералар” пьедесталның иң югары баскычына күтәрелде. Турнирның “көмешен” “Ак Барс-Танеко” (Түбән Кама) алып китте.
Турнирны оештыручылар команда уңышларын гына түгел, яшь спортчыларның осталыкларын да билгеләп үттеләр. Чирмешән командасы һөҗүмчесе Илназ Җиһаншин, Чистайдан Семен Тюлькин, Түбән Камадан Тимофей Селивановлар турнирның иң яхшы уенчылары дип танылды. Аларның җиңүгә керткән өлеше зур.

Җиңүчеләр һәм призерлар “Шешмаойл” компаниясеннән кубоклар, медальләр һәм кыйммәтле призлар белән бүләкләнделәр.
ФОТОРЕПОРТАЖ
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев