Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Спорт

Чирмешәндә мөселман яшьләре арасында волейбол буенча ярышлар үтте

Чирмешәндә мөселман яшьләре арасында үткән волейбол буенча республика күләмендәге ярышларда Алабуга командасы җиңүче.

Бәйгедә Лениногорск, Яңа Чишмә, Түбән Кама (ике), Аксубай, Алабуга районнарыннан, үзебезнең районның Иске Кади һәм Түбән Кәминкә авылларыннан – барлыгы сигез команда көч сынашты.

-Районыбыз мөхтәсибе бу ярышны үткәрү тәкъдиме белән чыккач, район башлыгы Рамил Айбатов аны хуплады. Барлык катнашучыларга ярышта уңышлар телим һәм Рамазан ае белән котлыйм, - диде командаларны сәламләү сүзендә район башкарма комитеты җитәкчесе Илнур Җамалетдинов.

Бәйге Рамазан аена багышлап үткәрелде.

-Бу ярышлар мөселманнарны дуслаштыру, кардәшлек җепләрен саклау, үзара аралашу максатыннан оештырыла, - ди район мөхтәсибе Рамил хәзрәт Ибраһимов.

Яңа Чишмә командасы уенчысы Риназ Абдуллин тугызынчы сыйныфта укыганда ук волейбол белән шөгыльләнә башлаган. Моннан тыш көрәш белән дә мавыга. Бүген дә командаларының өченче урынга чыгуында аның өлеше зур.

-Командалар барысы да яхшы таныш. Ярышларда еш очрашырга туры килә. Бүген призлы урынга чыгу авыррак бирелде, көндәшләребез көчлеләр, - ди Риназ.

Уеннар дус, тату мөнәсәбәттә узды. Егетләр бер-берсе өчен көч биреп тордылар.

-Мин үзем Түбән Кәминкә командасыннан. Без, җиңелеп, төшеп калдык. Хәзер Иске Кади командасы өчен җан атам, - ди Радик Гафуров уенның кызган вакытында.

Волейболчылар күмәкләшеп намаз укыдылар, үзәк мәчеттә чәй табыннары артында кунак булдылар.

Ярыш нәтиҗәләре түбәндәгечә: Алабуга командасы – беренче, Түбән Кама районының Түбән Үрәтмә авылы уенчылары – икенче, яңачишмәлеләр – өченче урында. Җиңүчеләр Грамоталар, кубоклар белән һәм акчалата бүләкләнделәр. Дүртенче урынга чыккан Иске Кади спортчыларына татлы бүләк – бавырсак тапшырдылар. Әлеге команда уенчысы Алмаз Әмирханов иң актив уенчы дип билгеләнде.

ФОТОРЕПОРТАЖ

Илсөяр Гайнетдинова фотолары

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

2

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев