Чирмешәндә Кыш Бабай кубогына тхэквондо буенча ярышлар узды
Чирмешәннең универсаль спорт залында Кыш Бабай кубогына һәм “Татнефть” җәмгыяте призларына тхэквондо буенча республика ярышлары узды.
Чарага Чирмешән командасыннан тыш, Әлмәт, Лаеш, Казан, Биектау командалары вәкилләре килгән иде. 6 яшьтән алып 14 яшькә кадәр булган йөздән артык катнашучы үзләренең әзерлекләрен һәм сугыш алып бару осталыкларын күрсәтте.
Ярышларны район башлыгы Рамил Айбатов ачты һәм спортчыларга җәрәхәт алмыйча, җиңүләргә ирешү теләде.
Чараны ачу тантанасында «Татнефть» җәмгыятенең социаль программаларны гамәлгә ашыру үзәгенең Нурлат районы буенча җитәкчесе Ришат Сафиуллин да чыгыш ясады, теләкләрен ирештерде.
Ярышларда катнашкан бер бала да спорт залыннан бүләксез китмәде. Медальләр, дипломнар белән беррәттән, яшь спортчыларга Кыш Бабай бүләкләр дә тапшырды.
ФОТОРЕПОРТАЖ
Гөлсирә Шәрифуллина фотолары
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев