Чирмешәндә инвалидлар арасында өстәл спорт уеннары буенча турнир узды
Чирмешән районында 2026 елда игълан ителгән Туризм елы кысаларында «Чирмешән» универсаль спорт залы базасында инвалидлар арасында өстәл спорт уеннары буенча турнир узды. Ярышларны район инвалидлар оешмасы оештырды.
Чирмешәнгә Самара өлкәсеннән һәм Татарстанның 11 районыннан 98 катнашучы җыелды.
Өстәл уеннарын социаль тернәкләндерүнең мөһим ысулы буларак популярлаштыру – турнирның төп максаты иде. Катнашучылар джакколо, корнхол, новус, нард һәм шаффлборд уеннарында көчләрен сынады.
Мәйданнарда чын мәгънәсендә яхшы кәеф хөкем сөрде. Мөмкинлекләре чикле спортчылар мавыгып уйнадылар, һәрберсе җиңәргә омтылды. Аз хәрәкәтләнүче кунакларга «Беренчеләр хәрәкәте» волонтерлары ярдәм итте – бу изге эш барысына да шатлык өстәде.
Ярышлардан соң кунаклар өчен туган як тарихы музеена экскурсия оештырылды. Ә аннары аларны кафеда милли ризыклар белән сыйладылар.
Турнир нәтиҗәләре:
- 1 урын – Шентала командасы;
- 2 урын – Яр Чаллы командасы;
- 3 урын – Кукмара һәм Чирмешән инвалидлар җәмгыятьләре командалары).
-Мондый ярышлар бик кирәк. Без монда аралашабыз, тәҗрибә туплыйбыз, бер-беребезнең көчен сыныйбыз. Форсаттан файдаланып, чирмешәнлеләргә, турнирны оештыручыларга, җылы каршы алулары һәм әлеге бәйрәмне оештырганнары өчен, чын күңелдән зур рәхмәт, - диде Чаллы командасы составында чыгыш ясаган якташыбыз Фәнис Нуретдинов.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев