Чирмешәндә бадминтон буенча иң көчле команданы ачыкладылар
Район үзәгенең универсаль спорт залында бадминтон буенча узган ярышларда «Спортчылар» командасы (Спорт һәм яшьләр эшләре буенча бүлек) беренче урынны яулады. Күтәмәлеләр - икенче, мәгариф бүлеге командасы өченче урында.
Учреждениеләр, оешмалар һәм авыл җирлекләре хезмәткәрләре Спартакиадасы кысаларында үткән әлеге ярышларда, кызганыч, нибары сигез команда (җиңүчеләрдән кала тагын район мәдәният бүлеге, клиент хезмәте, редакция, муниципаллар, лицей) көч сынашты.
-Бадминтон белән бер ел элек мавыга башладым, - диде РФ Пенсия һәм социаль иминият фондының райондагы клиент хезмәте җитәкчесе Лилия Гатина. – Әлеге уен ниндидер аерым әзерлек таләп итми, шулай да физик яктан нык булырга кирәк, чөнки ярыш вакытында энергия бик күп сарыф ителә.
Кеше күп булмаса да, ярышлар бик җанлы узды. Һәр команда җиңәргә омтылды, призлы урыннар яуларга тырышты. Җиңүчеләргә медальләр һәм грамоталар тапшырдылар.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев