Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

16+
Рус Тат
Спорт

Чирмешән районының волейбол буенча чемпионаты җиңүчеләрен акчалата бүләкләделәр

Районның волейбол буенча ачык чемпионаты җиңүчесе – электрчылар командасы 20 мең сумлык акчалата бүләккә һәм бәйгенең төп Кубогына ия.

Гомумән, чемпионатта барлыгы сигез команда: “Елхово” (Әлмәт районы), “Шентала” (Самара өлкәсе), “ППН Сервис” (Чирмешән яшьләре), “Ак ябалаклар”, “Электрчылар”, “Биомед”, “Кади”, “Әккәрәй” командалары көч сынашты.

Ватанны саклаучылар көне алдыннан, 22 февральдә, район мәдәният йортының спорт залындагы финалда исә урыннар түбәндәгечә бүленде.

“Электрчылар” – турнир чемпионнары, икенчедә - “ППН Сервис”, кунаклар -“Шентала” командасы өченче урынга чыкты.

“Иң оста һөҗүмче” – Алмаз Әмирханов (“Электрчылар”), “Иң оста уенчы” – Ленис Медведев (“Шентала”), “Иң оста “связующий” – Дмитрий Корнилов (“ППН сервис”), Иң оста команалар һәм уенчылар акчалата бүләкләнде.

Алмаз Әмирханов – Электрчылар командасы, турнирның “Иң оста һөҗүмчесе”:

-Хәзер Казанда яшәсәм  дә, үзебездәге чемпионатка ашкынып кайттым. Волейболны бик яратам, 6 нчы сыйныфта укыганда уйный башладым. Бу спорт төренә мәхәббәт уяткан Чирмешәндәге укытучыларыма, тренерларыма бик зур рәхмәт. Волейбол – команда уены, бүгенге җиңүебез барлык егетләрнеке.

ФОТОРЕПОРТАЖ  

Марат Гомәров фотолары

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев