Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Спорт

Чирмешән районы кубогы Буага китте

2013-2014 елда туган малайлар арасында район башлыгы кубогына һәм призларына алкалы хоккей буенча Чирмешәндә узган турнирда “Корыч ябалаклар” командасы икенче урын яулады.

Өч көн дәвамында “Юбилейный” боз сарае гөрләп торды. Биредә Чирмешәннән “Корыч ябалаклар”, Бөгелмәдән “Арслан”, Азнакайдан “Лачыннар”, Яр Чаллыдан  “Челны”, Буадан “Арктика”, Оренбургтан “Сарматы” (Оренбург) командалары көч сынашты.

Район башкарма комитеты җитәкчесе Илнур Җамалтдинов командаларны тәбрикләп, гадел, матур уен күрсәтүләрен һәм лаеклы җиңү яулауларын теләде. Илнур Минсәгыйть улы турнирның иганәчесе – эшмәкәр Рәмис Минхановка рәхмәт тә җиткерде.

Ярышларны “Корыч ябалаклар” белән “Арслан” командасы ачып җибәрде. Беренче уенны 5:2 исәбе белән чирмешәнлеләр отты. Калган өч уенда да безнең яшь спортчылар сынатмадылар, бер-бер артлы җиңү яуладылар.

Ярышларның финал уенында Чирмешәннең “Корыч ябалаклары” һәм Буадан “Арктика” командалары очрашты. Бу көнне боз сараенда тамашачылар да аерым күп җыелды. Киеренке көрәштән соң Буа районы командасы җиңде һәм Чирмешән районы башлыгы кубогына лаек булды. Чирмешәнлеләр – икенче, Азнакай хоккейчылары өченче урында. Җиңүчеләргә Дипломнар һәм медальләр тапшырдылар.

“Корыч ябалаклар” командасыннан Ислам Дәүләтшин “Турнирның иң яхшы уенчысы” дип танылды.

ФОТОРЕПОРТАЖ

Гөлсирә Шәрифуллина фотолары

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев