Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Спорт

Чирмешән районы башлыгы бильярд буенча призлы урын яулаган

ТР Дәүләт һәм муниципаль хезмәткәрләр спартакиадасы кысаларында бильярд ярышларында Чирмешән районы башлыгы Рамил Айбатов өченче урынны яулаган.

Саба районында узган ярышларда тугыз район вәкилләре көч сынашкан. Баулы районы башлыгы Данияр Бакиров  беренче урынга чыккан, Мөслимнән Альберт Хуҗин  – икенче.

ТР Дәүләт һәм муниципаль хезмәткәрләр спартакиадасы 11 нче тапкыр уздырыла. Ярышлар ел дәвамында, февральдән декабрьгә кадәр, тугыз спорт төре буенча үтә: чаңгы узышлары, волейбол (ирләр һәм хатын-кызлар), өстәл теннисы, бильярд, шахмат, җиңел атлетика, бадминтон, мини-футбол һәм йөзү.

Безнең район командасы мини-футбол ярышларында да катнашты, кызганыч, көндәшләр көчлерәк булган.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев