Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

16+
Рус Тат
Спорт

Чирмешән кызларының “Молодежка”сы 20 мең сумлык бүләккә ия

Волейбол буенча район чемпионатының хатын-кызлар арасында да җиңүчеләре мәгълүм.

Бәйгедә барлыгы җиде: “Молодежка” (Чирмешән кызлары), “Чирмешән” (хатын-кызлар җыелма командасы), “Элмәле”, “Социальный фонд России” (район клиент хезмәте), “Педагоглар”, “Муниципаллар”, “Шентала” командалары көч сынашты.

Район үзәгенең универсаль спорт залында үткән финал уеннарында җиңү яулаган “Молодежка” 20 мең сумлык акчалата сертификатка ия, икенче урынга чыккан “Чирмешән” командасы – 15 мең, өченче урын ияләре - “Элмәле” кызлары 10 мең сумлык шундый бүләккә лаек булдылар. Оештыручылар финалчыларга кубоклар, медальләр, грамоталар тапшырды.

Чемпионатның “Иң оста уенчысы” дип Мария Цыбульская (“Молодежка”), “Иң оста “связующая” Эльвира Сәхабиева (“Чирмешән”), “Иң оста һөҗүмче” дип Людмила Захарова (“Элмәле”) танылды.

ФОТОРЕПОРТАЖ

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен Телеграм каналында һәм МАХ мессенджеренда иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев