Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

16+
Рус Тат
Спорт

Чирмешән электрчыларының волейбол командасы 30 мең сумлык сертификатка ия булды

22 февраль көнне волейбол буенча район чемпионатының ир-егетләр арасында җиңүчесе ачыкланды.

Финалда откан район электр челтәрләренең “Энергия” командасын 30 мең сумга сертификат һәм Кубок белән бүләкләделәр.

Әлеге бәйгедә оешма, учреждениеләрдән, авыл җирлекләреннән барлыгы ун команда көч сынашты. Ватан сакчысы көне алдыннан иң көчле дүрт команда район мәдәният йорты спорт залында узган финал уеннарында үз өстенлеген дәлилләргә тырышты. Нәтиҗәдә “Энергия” волейболчылары – җиңүче, төп акчалата призга да алар ия. Бәркәтә авылының “Бөркет” командасы икенче урынга чыкты, аларны 20 мең сумга акчалата сертификат белән бүләкләделәр. Район Советы һәм башкарма комитетының өченче урын яулаган “Ак ябалаклары”на – 15 мең сумлык, дүртенчегә чыккан күршеләребез, Әлмәт районыннан “Елхово” командасы спортчыларына 5 мең сум күләмендә акчалата бүләк тапшырдылар.

Район башлыгы урынбасары Надежда Гомәрова җиңүчеләрне тәбрикләп, иң оста дип танылган аерым уенчыларны да статуэткалар һәм акчалата бүләкләде.

Турнирның “Иң яхшы уенчысы” дип “Энергия”дән Дмитрий Корнилов танылды. Бәркәтәдән Ринат Әбраров – “Иң яхшы “связующий”, “Иң оста һөҗүмче” дип “Ак ябалаклар”дан Данияр Моксиновны атадылар.

ФОТОРЕПОРТАЖ

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев