Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

16+
Рус Тат
Спорт

Чирмешән чаңгычылары зур бәйгегә әзерләнә

“Татарстан чаңгы юлы – 2025” ярышлары кысаларында 8 февральдә Чирмешәндә узачак бәйгедә йөзләгән спортчы көч сынашачак.

Райондашларыбыз дистәләп яшь категорияләрендә, дистанцияләрдә чаңгы юлында үзләрен сынап карый ала. Иң олы яки иң яшь катнашучылар арасында да иң оста чаңгычылар ачыкланырга тиеш.

Районның яшьләр эшләре һәм спорт бүлегеннән хәбәр итүләренчә, ярыш “Сабантуй” стадионының “Җиде тирәк” модульле базасында узачак. Бәйгенең гаилә эстафетасында  әти, әни, һәм 12 яшьлек бала узыша.

Ярышта катнашырга теләүчеләрне шимбә көнне, 8 февральдә стадионга дәшәләр. Катнашучыларны теркәү сәгать иртәнге 8дә, тантаналы ачылыш – 9.30да, ә узышлар сәгать 10да башлана.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев