Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Спорт

Чирмешән әтиләре футбол уйнап ярыштылар

Чирмешәннең универсаль спорт залында 1 нче һәм 2 нче Чирмешән мәктәпләре, лицей укучыларының әтиләре футбол ярышында көч сынаштылар.

Әтиләр көне уңаеннан оештырылган “Әтиләр территориясе” дип аталган әлеге чара бирегә килгән гаиләләр өчен чын бәйрәмгә әверелде. Урамда моңсу, салкынча көзге һава хөкем сөрсә дә, спорт залында бик “кызу” булды. Әтиләр футболда бар осталыкларын күрсәттеләр. Һәр команда ярыш атмосферасына чумып, җиңүгә омтылды.

-Яхшы әти булу – ир-егетләрнең иң җаваплы һәм төп бурычларының берсе. Алар улларына үрнәк, кызларының яклаучысы булырга тиеш. Барлык әтиләргә вакытларын кызганмыйча, бәйгедә катнашырга ризалык белдергәннәре өчен рәхмәт. Бу чара гаиләләргә кичләрен бергә җыелышып уздыру өчен дә бер сәбәп булды, - ди ярышны оештыручыларның берсе, 1 нче Чирмешән мәктәбе педагог-оештыручысы Алинә Икътисамова.

Футболда 1 нче Чирмешән мәктәбе әтиләре җиңү яулады, 2 нче Чирмешән мәктәбе командасы – икенче урында, лицейлылар – өченче.

Ярышлар башланыр алдыннан “Юл хәрәкәте иминлеге” учреждениесенең райондагы бүлеге җитәкчесес Гөлия Кәбирова әтиләр белән юл кагыйдәләрен искә төшерү буенча чара үткәрде. Куркынычсызлык каешларын куллану, аек булмаган хәлдә машина белән идарә итмәү, тизлек режимын саклау кагыйдәләрен бозуны профилактикалауга төп игътибар бирелде.  Ата-аналар балалары өчен “өй – мәктәп” маршрутын куркынычсыз итеп төзү буенча да киңәшләр бирелде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев