Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Спорт

Чирмешәнлеләр – җиңүчеләр

Чирмешәнлеләр - җиңүчеләр Мәскәү өлкәсенең Одинцово шәһәрендә яшәүче һәм эре бер төзелеш оешмасын җитәкләүче якташыбыз Вәгыйз Фәрхетдинов әтисе - Гаяз Нуретдин улы истәлегенә районда инде бишенче тапкыр мини - футбол буенча турнир оештырды. Физкультура - сәламәтләндерү комплексында узган быелгы бәйгедә Чирмешән командасы җиңеп, Гаяз Фәрхетдинов исемендәге күчмә кубокка да ия...

Чирмешәнлеләр - җиңүчеләр
Мәскәү өлкәсенең Одинцово шәһәрендә яшәүче һәм эре бер төзелеш оешмасын җитәкләүче якташыбыз Вәгыйз Фәрхетдинов әтисе - Гаяз Нуретдин улы истәлегенә районда инде бишенче тапкыр мини - футбол буенча турнир оештырды.


Физкультура - сәламәтләндерү комплексында узган быелгы бәйгедә Чирмешән командасы җиңеп, Гаяз Фәрхетдинов исемендәге күчмә кубокка да ия булды. Былтыргы җиңүче - Бәркәтә командасы - икенче, Ульяновка футболчылары - өченче.

Бәйгедә шулай ук Иске Кади, Утыз Имән һәм Түбән Кармалка авылларыннан да командалар катнашты (1996 - 1997нче елларда туган малайлар).

Турнирның иң яхшы уенчысы - Чирмешән командасыннан Ришат Садертдинов, иң яхшы капкачы - Бәркәтәдән Раил Минһаҗев.

Бәйгенең җиңүчеләренә медальләр һәм кубоклар, акчалата бүләкләр тапшырылды.

Яшьләр бирешмәде
Чирмешән районыннан гына түгел, республикабызның Нурлат, Аксубай, Самара өлкәсенең Шентала, Келәүле һәм Исаклы районнарыннан килгән төрле яшьтәге йөздән артык спортчы "Чирмешән кар бөртеге" чаңгы ярышларында көч сынаштылар.


Үз яшь категорияләрендә спортчыларыбыз Анна Тимирясова, Наталья Сумина, Марина Колесникова, Петр Захаров - беренче, Варвара Тимирясова, Вероника Сафронова, Анжелика Харитонова, Петр Рыбкин, Ольга Малая - икенче, Ксения Колесникова, Динар Нургалиев, Мария Алексеева, Илназ Хафизуллин, Татьяна Владимирова, Альбина Билалова, Петр Колесников өченче урыннарны яуладылар.

Чаңгы эстафетасында безнең район егетләр командасына тиңнәр булмады, ә кызлар - икенче урында.
Кызганычка каршы, өлкән яшьтәгеләр категориясендә (40 яшьтән өлкәнрәкләр) призерлар исемлегендә безнең чаңгычылар юк.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: спорт Чирмешән

2
X