Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Спорт

Чирмешәнгә яшь көрәшчеләр җыелды

Чирмешәндә узган татар-башкорт көрәше ярышларында 130 яшь егет катнашты. Бил алышырга күршеләребез - Нурлат, Әлки, Әлмәт, Лениногорск районнары вәкилләре дә килгән. Физкультура - сәламәтләндерү комлексы спорт залында үткәрелгән әлеге бәйге Советлар Союзы Герое, якташыбыз Семен Ларионов истәлегенә багышланган иде. Монда безнең район данын Чирмешәннән Илгизәр Закиров, Лашманнан Рафик Гатин шәкертләре...

Чирмешәндә узган татар-башкорт көрәше ярышларында 130 яшь егет катнашты. Бил алышырга күршеләребез - Нурлат, Әлки, Әлмәт, Лениногорск районнары вәкилләре дә килгән.

Физкультура - сәламәтләндерү комлексы спорт залында үткәрелгән әлеге бәйге Советлар Союзы Герое, якташыбыз Семен Ларионов истәлегенә багышланган иде. Монда безнең район данын Чирмешәннән Илгизәр Закиров, Лашманнан Рафик Гатин шәкертләре яклады. Яшь көрәшчеләр арасында күтәмәлеләр дә бар.
6 нчы сыйныфта укучы улы Нияз өчен көч бирергә Салихҗан Гыймранов та килгән.
-Улым катнашкан ярышларны күзәтергә чит районнарга да барырга тырышам. Башкалар ничек көрәшкәнен карап кайтырга да кызык, - ди әти кеше. - Биюченең бии-бии остарганы кебек, ярышлар еш уздырылган саен көрәшчеләребез дә шомара гына. Спортчының начар юлда йөрергә вакыты калмый аның. Балаларыбыз белән эшләүче тренер абыйларына игътибар гына күбрәк булсын.
Шунысы сөендерә, бу көнне безнең малайлар, егетләр унбер үлчәү авырлыгында бил алышып, шуның җидесендә беренче урын ияләре булдылар. Лашманнан Зөлфәт Зиннуров, Тимерхан Ибраһимов, Чирмешәннән Наил Зыятдинов, Айзат Нигъмәтуллин, Нәфис Әсадуллин, Нияз Гыймранов, Сергей Мещев үз тиңнәре арасында иң көчлеләр. Командабыз да бәйгенең җиңүчесе булып танылды. Нурлатлылар - икенче, Әлки көрәшчеләре өченче урынга чыкты.

Автор фотолары.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Чирмешән районы көрәш ФОК