Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Спорт

Чирмешәнгә боксчылар килде

Бездә икенче тапкыр оештырылган бокс буенча Бөтенроссия турнирында Самара, Лениногорск, Яр Чаллы шәһәрләреннән, Яңа Чишмә, Сарман, Әлки, Чирмешән районнарыннан, Чувашстан республикасыннан, хәтта ерак Төмән өлкәсеннән дә иллегә якын яшь боксчы катнашты. "Чирмешән" балалар - яшүсмерләр спорт мәктәбендә ике көн дәвам иткән ярышларда безнең район данын Николай Емельянов шәкертләре, балалар һәм...

Бездә икенче тапкыр оештырылган бокс буенча Бөтенроссия турнирында Самара, Лениногорск, Яр Чаллы шәһәрләреннән, Яңа Чишмә, Сарман, Әлки, Чирмешән районнарыннан, Чувашстан республикасыннан, хәтта ерак Төмән өлкәсеннән дә иллегә якын яшь боксчы катнашты.

"Чирмешән" балалар - яшүсмерләр спорт мәктәбендә ике көн дәвам иткән ярышларда безнең район данын Николай Емельянов шәкертләре, балалар һәм яшүсмерләр спорт мәктәбенең Ивашкино һәм Күтәмә филиалларында шөгыльләнүче балалар яклады. Рингта егетләр генә түгел, кызлар да көч сынашты.
-Мин бокс белән үзган елны гына шөгыльләнә башладым. Беренче тапкыр шундый зур ярышларда катнашам, - ди Ивашкинодан 7нче класс укучысы Ариадна Емельянова. - Бокс - кырыс спорт төре булуына карамастан, миңа ошый. Тәртипкә, үз - үзеңне якларга өйрәнәсең. Без күнегүләргә алты кыз йөрибез. Кайберәүләр инде ике еллап бокс белән шөгыльләнә.
Сүз уңаеннан, Ариадна үз үлчәү категориясендә беренче урын яулады. Авылдашы Ольга Андреева да үз тиңнәре арасында беренче булды.
-Улыбыз инде өченче ел бокс белән шөгыльләнә. Әлегә кадәр аның рингта шулай сугышканын күргән булмады, - ди җан атарга килгән Наталья Яманова. - Алар ярышларга гел читкә йөриләр, ә инде турнир районда оештырылгач, без дә килергә булдык. Карарга кызык, аеруча үзебезнекеләр сугышканда көч биреп торабыз. Улыбыз бүген җиңү яулады, без аның өчен бик шат.
Малайлар арасында безнең районнан Влад Губеров, Александр Апалаев, Михаил Яманов финалда көндәшләрен җиңеп, беренче урын алуга ирештеләр. Дарья Дякону, Регина Катлеева, Аркадий Толстов, Кирилл Быков, Иван Толстов, Константин Меркурьев, Роман Степченко, Валерий Иванов, Константин Филатов, Радик Низамов икенче урын ияләре. Дарья Дякону "Җиңүгә омтылыш өчен" махсус кубок белән дә бүләкләнде. Барлык призерларга грамоталар, Кубоклар һәм акчалата бүләкләр тапшырдылар.
Төмән өлкәсеннән кадәр килгән спортчылар да буш кул белән китмәделәр, призлы өч урын яуладылар.
-Бу ярышка 1500 километр араны узып килдек, - ди аларның тренерлары, спорт мастеры Марат Кәримов. - Дүрт малайның өчесе җиңүгә иреште. Гомумән, минем өч бокс секциясендә 150 бала шөгыльләнә. Без бик күп ярышларда катнашабыз. Николай Емельяновтан чакыру алгач та, килергә ниятләдек. Әнием чыгышы белән Лашманнан, шуңа да Чирмешән районы миңа бик якын. Форсаттан файдаланып, район җитәкчелегенә, турнирны оештыручыларга барысы өчен дә зур рәхмәтемне җиткерәм.
Фоторепортаж: http://www.nashcheremshan.ru/ru/the-news/item/8728-turnir-po-boksu-v-cheremshane-fotoreportazh.html

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Чирмешән районы бокс бокс буенча ярыш