Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Спорт

Чирмешәнгә боччачылар килде

Физик мөмкинлекләре чикле спортчылар безнең колакларга ятрак яңгырашлы уен төрендә - боччада көч сынашты. "Чирмешән" физкультура-савыктыру комплексы спорт залында олылар һәм балалар ике көн шулай туп тәгәрәттеләр. Аяк-куллары начар эшләүче инвалидларның республика чемпионатына Балтач, Актаныш, Арча районнарыннан, Яшел Үзән, Азнакай, Әлмәт, Түбән Кама, Яр Чаллы, Чистай, Казан шәһәрләре командалары килгән....

Физик мөмкинлекләре чикле спортчылар безнең колакларга ятрак яңгырашлы уен төрендә - боччада көч сынашты. "Чирмешән" физкультура-савыктыру комплексы спорт залында олылар һәм балалар ике көн шулай туп тәгәрәттеләр.

Аяк-куллары начар эшләүче инвалидларның республика чемпионатына Балтач, Актаныш, Арча районнарыннан, Яшел Үзән, Азнакай, Әлмәт, Түбән Кама, Яр Чаллы, Чистай, Казан шәһәрләре командалары килгән. Барлыгы 60 боччачы. Чирмешән районы өчен Ивашкино авылыннан Алексей Никонов, Түбән Кармалкадан Рамил Шәрипов чыгыш ясадылар.
Бочча - туп белән төгәллеккә уйналучы спорт төре. Итальян теленнән "шарлар" дип тәрҗемә ителә. Уенда ике кеше ярыша, я ул командалар арасында узарга мөмкин. Һәр якка дүртешәр шар бирелә. Уенчылар үзләрендәге тупларны беренче шар - паллино янына булдырылган кадәр якынрак килерлек итеп ыргытырга тиеш. Туплары паллинога иң якын торучы җиңүче дип таныла. Бочча буенча дөнья һәм Европа чемпионатлары уза.
-Бу спорт төре сәламәтлекләрендә тайпылышлары булганнар өчен бер яктан аралашу, уңай эмоцияләр. Икенчедән, туп бәреп, алар аяк-кулларын ныгыта, - ди район инвалидлар оешмасы җитәкчесе Илназ Газыймов. - Шундый факт билгеле, берәү мондый уеннарда катнашып, үзенең бер дә эшләмәгән кулын яздырган. Хәзер шул кеше икенче кулын камилләштерә, ди. Шунлыктан безгә дә бу спортка күбрәк кеше тарту кирәк. Теләүчеләр безгә мөрәҗәгать итсеннәр иде. Алексей белән Рамилның исә мондый ярышта беренче генә катнашулары.
Чирмешәндә узган бочча чемпионатында Яшел үзән спортчылары - җиңүче. Казанлылар - икенче, Түбән Кама командасы өченче урында.
Ярыш мизгелләрен район газетасының nashcheremshan/ru сайтында урнаштырылган фотолардан карарга мөмкин.

Автор фотосы.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Чирмешән районы спорт инвалидлар