Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Спорт

Чирмешәндә узган “Милләтләр кроссы”нда гаиләләр дә узышты

Узган атна ахырында Чирмешәндә үткән “Милләтләр кроссы” бәйгесендә төрле яшьтәге 400ләп йөгерүче катнашты.

Табигать, әйтерсең, өлгерләргә бакчаларда, кырларда эшләргә мөмкинлек бирдем, инде хәзер матур, кояшлы көнне йөгереп тә алыгыз, дигәндәй, тагын бер көзге матур шимбәсен кызганмады, ә икенче көнне яңгырлар китте. Шулай итеп, агач яфракларына сары, кызгылт төсләр куна башлаган чорда, районыбызның йөгерегә яратучы спортчылары Чирмешәнгә, сабантуйлар уза торган стадионга, традицион көзге ярышка җыелдылар. Оештыручылар әйтүенчә, алар - 400 дән күбрәк катнашучы. Әүвәл  стартка 8 һәм сигез яшьтән кечерәкләр кузгалды, нәниләр 500 метр араны буйсындырдылар. Монда иң җитезләр - Әккәрәйдән Максим Калмыков һәм Чирмешән лицееннан  Юлия Алкаева. Аннан кечеләрне дистанцияләрдә олырак төркемнәр алыштырды. Менә алар үз тиңнәре арасында иң кызу йөгерүчеләр:  Дарья Маркина (Ивашкино авылы), Александр Маланчев (Әккәрәй), Вера  Степанова (Иске Элмәле), Роман Матягин (Күтәмә), Игорь Захаров, Ксения Колесникова (Иске Элмәле), Марина Матросова, (Ульяновка), Кристина Ярхунина, Иван Владимиров (Уляновка), Марина Колесникова (Иске Элмәле), Юрий Сергеев, Петр Захаров (Чирмешән), Надежда Филимонова (Ульяновка), Илһам Галимов (Чирмешән, район мәдәният йорты, Инсаф Сафин (Лашман).

-Мин монда төнге дежурлыктан соң килдем. Йөгерергә яратам. 500 метрны чабып килдем. Рәхәт, көне матур, көз исе килә, - ди Ульяновка мәктәбеннән, 50 яшьлекләрдән олыраклар арасында көч сынашкан Надежда Филимонова,

Гаилә эстафетасына старт бирелгәч, ярышлар тагын да җанланып китте. Монда дүрт гаилә: әти, әни, бала көч сынашты. Җиңүчеләр – Чирмешәннән Сергеевлар, икенче урында – Рыбкиннар (Ульяновка), өченчегә Фәсхетдиновлар (Чирмешән) гаиләләре чыкты.

Фото: автор

Чирмешәндә узган "Милләтләр кроссы"нда 400 ләп йөгерүче катнашты (ФОТОРЕПОРТАЖ)

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев