Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

16+
Рус Тат
Спорт

Чирмешәндә Төмән боксчыларын көтәләр

Төмән генә түгел, бездә узачак 3нче ачык бокс турнирына Ульяновскидан, Самарадан, Татарстан шәһәр һәм районнардан дистәләрчә яшь спортчы килергә тиеш. Рингта хәтта кызлар да йодрыкларын эшкә җигәчәк. Ярышлар район үзәгендәге балалар һәм яшүсмерләр спорт мәктәбе бинасында 11 мартта башланып, 12 мартта төгәлләнәчәк. Бәйгене ачу тантанасы шимбә көнгә, 13.00. сәгатькә билгеләнгән....

Төмән генә түгел, бездә узачак 3нче ачык бокс турнирына Ульяновскидан, Самарадан, Татарстан шәһәр һәм районнардан дистәләрчә яшь спортчы килергә тиеш. Рингта хәтта кызлар да йодрыкларын эшкә җигәчәк.


Ярышлар район үзәгендәге балалар һәм яшүсмерләр спорт мәктәбе бинасында 11 мартта башланып, 12 мартта төгәлләнәчәк. Бәйгене ачу тантанасы шимбә көнгә, 13.00. сәгатькә билгеләнгән. Шуннан соң ук яшь бокчылар рингка чыгачак.

Турнирда 9 яшьлек малайлардан алып, 20 яшькәчә булган ир-егетләр һәм 11-16 яшьлек кызлар ярыша. Безнең район данын исә анда балалар һәм яшүсмерләр мәктәбенең Ивашино авылындагы, район үзәгенең кадетлар мәктәп-интернатында һәм беренче мәктәптәбендәге секцияләрендә шөгыльләнүче укучылар яклаячак. Аларга көч бирергә килегез!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: undefined