Чирмешәндә иң көчле волейбол командасы 20 мең сум бүләккә ия
Ир-ат командалары арасында волейбол буенча Чирмешән районы чемпионаты тәмам. Иң көчле- Бәркәтә командасы 20 мең сум акчалата бүләккә ия.
Әлеге бәйге үткән ел ахырында башланып, яңа елның тәүге айларында дәвам итте. Ярышта авыл җирлекләре һәм район үзәгендәге оешмалар, предприятиеләр командалары туп сукты. Ир-егетләр арасында финал уеннары 23 февральдә – Ватан сакчысы көнендә район мәдәният йорты спорт залында үтте.
Финалдагы киеренке уеннарда Бәркәтәнең “Бөркет” командасы җиңү яулады. Икенче урында – “Нефтьче “(Чирмешән), өченчедә – “Энергия” (Чирмешән), дүртенче урында – “Битум” (Чирмешән).
Барлык командалар кубок, грамота белән һәм акчалата бүләкләнде: 1 урын өчен - 20 мең, икенчегә – 15 мең, өченче урынга - 10 мең, дүртенче урын алучыга 5000 сум.
Дүрт номинациягә аерым бүләкләр дә бар иде, аларга чемпионатның иң олы уенчысы Юрий Марков, Илгиз Гайнетдинов - иң яхшы уенчы, Риф Зарипов – иң яхшы элемтәче (“связующий”), Раил Сөләйманов иң яхшы һөҗүмче буларак лаек булдылар.
Чемпионатның хатын-кызлар арасындагы ярышлары 8 мартта – хатын-кызлар бәйрәмендә төгәлләнәчәк.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев