Чирмешән районы укучылары ГТО нормалары тапшыра
Мәктәп укучылары арасында ГТО нормалары тапшыру буенча Кышкы фестивальнең район этабы узды. Районда иң көчле дип табылган 10 малай һәм кыз 21-23 мартта Түбән Камада узачак республика этабында катнашачак. Укучылар өч баскычта (11-12; 13-15; 16-17 яшьлекләр) алты спорт төре буенча (йөзү, турникта тартылу, пневматик винтовкадан ату, ераклыкка сикерү, 1,5-2 километр...
Мәктәп укучылары арасында ГТО нормалары тапшыру буенча Кышкы фестивальнең район этабы узды. Районда иң көчле дип табылган 10 малай һәм кыз 21-23 мартта Түбән Камада узачак республика этабында катнашачак.
Укучылар өч баскычта (11-12; 13-15; 16-17 яшьлекләр) алты спорт төре буенча (йөзү, турникта тартылу, пневматик винтовкадан ату, ераклыкка сикерү, 1,5-2 километр арага йөгерү, гәүдәнең сыгылмалылыгы) көчләрен сынадылар.
Укучылар башка спорт төрләре буенча ГТО нормаларын җәй көне - Җәйге фестивальдә тапшырачак. Менә шуннан соң гына көчлеләрнең ничәнче дәрәҗәдә булуларын төгәл белербез.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев