Чирмешән һәм Ульяновка футболчылары республикада өченче
Чирмешәннән - егетләр, Ульяновкадан кызлар командалары районга кубоклар алып кайттылар. 13-14 яшьлек укучыларыбыз мини-футболда үз яшьтәшләре арасында - республикада өченче. "Мини-футболны - мәктәпләргә!" дип аталучы гомумроссия проекты кысаларында Чаллыда узган республика чемпионатында район үзәгенең 1 нче мәктәбеннән Владимир Сиямкин шәкертләре финалга узып, өченче призлы урын яулап кайттылар. Алар Чаллы һәм...
"Мини-футболны - мәктәпләргә!" дип аталучы гомумроссия проекты кысаларында Чаллыда узган республика чемпионатында район үзәгенең 1 нче мәктәбеннән Владимир Сиямкин шәкертләре финалга узып, өченче призлы урын яулап кайттылар. Алар Чаллы һәм Әгерҗе футболчыларына гына оттырган. Шул ук бәйгедә Ульяновка мәктәбе кызлары (остазлары - Андриан Тимирясов) шулай ук өченче урын ияләре. Нәкъ егетләр кебек, алар да финалда чаллылардан һәм әгерҗеләрдән генә калышканнар. Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев