Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Спорт

Чирмешән чаңгычылары “Татарстанның чаңгы юлы - 2015“ ярышларына әзерләнә

8 февральдә, якшәмбе көнне, районыбыз чаңгычылары "Татарстанның чаңгы юлы - 2015" ярышларында көч сынашачак. Әлеге зур спорт чарасын район үзәгендәге стадион мәйданында уздыру ниятләнә. Чаңгычылар, яшь үзенчәлекләренә карап, төрле дистанцияләрдә - 1 километрдан алып 3 километрга чаклы арада ярышачак.VIP узышта катнашучылар исә 2014 метр ара узарга тиеш. Ә гаилә эстафетасында...

8 февральдә, якшәмбе көнне, районыбыз чаңгычылары "Татарстанның чаңгы юлы - 2015" ярышларында көч сынашачак.

Әлеге зур спорт чарасын район үзәгендәге стадион мәйданында уздыру ниятләнә. Чаңгычылар, яшь үзенчәлекләренә карап, төрле дистанцияләрдә - 1 километрдан алып 3 километрга чаклы арада ярышачак.VIP узышта катнашучылар исә 2014 метр ара узарга тиеш. Ә гаилә эстафетасында узышачак спортчыларга (әти, әни һәм 12 яшькәчә бала) өчен 3х200 озынлыктагы дистанцияләрне буйсындырырга туры киләчәк.
Ярышлар 10 сәгать 30 минутта башлана. Катнашучыларны иртәнге сәгать сигездән Боз сараенда терки башлыйлар. Белешмәләрне 2-54-89, 2-28-33 телефон номерларына шалтыратып алырга мөмкин.
Автор фотолары.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Чирмешән районы ярыш Чаңгы юлы