Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Спорт

“Безнең Чирмешән“ газетасының шахмат турнирында Самат Ризвановны җиңүче булырмы?

Бүген "Безнең Чирмешән" газетасы редакциясенә шахматчылар килде. Алар, бу спорт төрендә районның иң көчлеләре алты группага бүленеп уйныйлар. Ир-атлар, хатын-кызлар, кызлар һәм егетләр арасында җиңүчеләрне истәлек бүләкләре көтә, аларны алуда якташыбыз, Түбән камадагы бер оешмада профсоюз комитетын җитәкләүче Кармыш егете Фәгыйль Гатиятов нык булышты. Районда спорт ярышлары оештырудан бер дә...

Бүген "Безнең Чирмешән" газетасы редакциясенә шахматчылар килде. Алар, бу спорт төрендә районның иң көчлеләре алты группага бүленеп уйныйлар.


Ир-атлар, хатын-кызлар, кызлар һәм егетләр арасында җиңүчеләрне истәлек бүләкләре көтә, аларны алуда якташыбыз, Түбән камадагы бер оешмада профсоюз комитетын җитәкләүче Кармыш егете Фәгыйль Гатиятов нык булышты. Районда спорт ярышлары оештырудан бер дә читтә калмаучы юмарт җитәкче - нефтьче Җәлил Мөхәммәтшин, Мамүрә Гафиева да әлеге турнир чыгымнарын күтәрешеп, хөрмәт яуладылар.

"Болгар" сәүдә йорты җитәкчесе Булат Латыйпов та мондый зур чарадан читтә калмады, гомумән, ул районда мәдәни - спорт бәйрәмнәрен, рәхмәт, гел хуплап тора.

Редакция мондый бәйгене 1991нче елдан бирле үткәрә. Быел җиңүчеләрне инде унҗиденче тапкыр ачыклыйбыз.

Бүгенге турнирында Самат Ризванов (Утыз Имән), Римма Баянова (Иске Кади), Шамил Сөнчәләев (Чирмешән) һәм башка көчле уенчылар катнаша. Әйтик, Самат Ризванов соңгы дүрт елда төп группада беренчелекне бирмәде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: undefined